Туган кон белэн котлау открытки с

    белэн   Туган көн елга бер генә килә. Шушы елдагы бер көнне якыннарыгыз өчен тәэсирле һәм истәлекле итәр өчен, безнең сайттагы шигъри котлаулар һәм теләкләр сезгә ярдәмгә килер дип ышанып калабыз. Узегезнең якыннарыгызга, туганнарыгызга, дусларыгызга күтәренке кәеф бүләк итегез! "Ихластан.РУ" —  котлаулар сайты барчагызга да исәнлек-саулык, шатлык-сөенечләр генә тели. Туган көннәрегез күңелле үтсен!

 

Туган көнең белән котлап

Телим изге теләкләр

Мәңге Раббым рәхмәтләре

Булсын сиңа бүләкләр.

 

Раббым биргән гомереңне

Яшәргә насыйп итсен

Авырулар начар кәеф

Килмичә кире китсен.

 

Йоклаганда ике якта

Фәрештәләр утырсын

Һәркөн иртән күзең ачкач

Бәхетең көтеп торсын

 

Хәвеф-хәтәр начарлыклар

Сине әйләнеп узсын

Ялгыш абынып егылсаң

Дусларың кулын сузсын

 

 

Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын hәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

Кояш кебек тормышыңа
Ак бәхетләр килсен күренеп,
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,
Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,
Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.

Бик гадисең, бик гүзәлсең,

Бар кешегә карата.

Шуңа күрә яше карты

Сине бердәй ярата.

 

 

Сине котлап җыелганнар

Иң якын туганнарың.

Дусларның да чакыргансың

Үзең күк булганнарыню.

 

Бүген сиңа кайгыларсыз 

Озын гомер телибез.

Шул гомерне бергә-бергә

Яшәрбез дип уйлыйбыз

Туган көнең, туган көнең

Күңелгә нур өстәсен.

Синең һәрбер туар көнең

Сипсен бәхет көлтәсен.

 

 

Җәен җиләк чәчкәсе бул,

Кышын кышлау гөле бул.

Яшәр гомерең озын булсын,

Безнең белән бергә бул!

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,

Ул ел сине тагы да яшәртсен.

Нурын сибеп көләч йөзләреңә

Гел шат итеп кенә яшәтсен.

 

 

Ташламасын сине беркайчан да

Бәхет белән тулы елмаю.

Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,

Ә йөзеңдә булсын куану

(…исем) Тормыш юлың бүген

(..сан)нче кат җирдә әйләнә.

Бәхетле бул көлеп кенә яшә,

Теләгеңә иреш дөньяда.

 

 

Син бит безнең өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә мәңге картайма,

Иң кадерле якын кешебез.

 

Озын булсын синең гомерең,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

 

 

Котлап сине туган көнең белән,

Юлларыңа үссен ак чәчәк.

Алып килсен сиңа бүгенгесе

Бәхетле һәм матур киләчәк.

Бәхет нурында коенып,

Назга күмелеп яшә.

Тиңең белән тигез булып

Гел булыгыз янәшә

 

 

Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,

Тыныч булсын кичең, төннәрең.

Сайрар кошлар синең өчен генә

Багышласын иде көйләрен.

 

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

 

 

Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

 

           

 

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,

Өлеш чыксын сиңа мул гына.

Без телибез сиңа, ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

 

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине, чын күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып…

Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын hәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

 

 

Кояш кебек тормышыңа
Ак бәхетләр килсен күренеп,
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

 

 

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,
Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,
Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.

 

 

Бу көн шулай куңелледер — Син туганга, 

Бу дөнья шулай яктыдыр — Син булганга. 

Бөтен жиһан шатлангандыр — Син туганда. 

Тирә-якта һәрчак бәйрәм — Син булганда.

 

 

Котлыйбыз сине туган көнең белән,
Шау чәчәкле айда тугансың.
Шуңа күрәдерме ягымлы да,
Син, сабыр һәм тыныч булгансың.
Бездән сиңа шушы изге теләк –
Борчу күрми, яшә гомергә.
Кайгы-хәсрәт күрми, тыныч кына
Яшик әле алда гел бергә…

Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын,
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам итсен.

 

 

Хөрмәтле …!

Туган көндә хатын-кыздан яшен сорамыйлар,

шулкадәрле яшьтер моңа диеп карамыйлар,

бәлки тәлгәш-тәлгәш теләк телиләр.

Бүгенге бәйрәмеңдә син гөл чәчәксең,

ап-ак төнбоектай тирә-юньгә нур чәчәсең.

Киләчәктә мәхәббәтең ташып торсын.

Йолдызлы аяз күгеңдә ак бәхеткәең

ак болытларга ашып торсын.

Яшәү ялкының һич тә сүнмәсен,

мәхәббәтең, хис-тойгыларың сүрелмәсен,

җан-бәгырьдән түгелмәсен.

Юлларыңа гөлләр сибелсен!

 

 

Бүгенгедәй сөйкемле бул!

Бүгенгедәй бәхетле бул:
Жәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз жилләре искәндә дә,
Жиргә карлар яуганда да

Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Авырлыклар сине урап үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Гомер юлың озын-озак булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомерләрең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

 

 

Кадерле …! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

 

           

 

Туган көнең белән котлыйм,

Ак бәхетләр сиңа телим.

Гомер юлың озын булсын,

Кайгы-хәсрәт урап үтсен.

Бу гомерләр искән җилләр кебек

Сизелмичә үтеп китәләр.

Гомер юлларында бәхет теләп

Гел елмайсын якты иртәләр.

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа

Тән сихәте бирсен гомергә

Насыйп булсын әле озак еллар 

Кунак булып җирдә йөрергә…

Ерак калмады язга да,

Кояш яктырак карый.

Кышның шундый бер көнендә

Җиргә тусаң да ярый.

 

 

Җылы язлар килгән чакта

Йөрәккә сөю дәшә,

Син дә шулай гомер буе

Сөеп, сөелеп яшә!

 

 

Кояш кешеләр йөзенә

Елмаю булып куна.

Син дә яшә бу дөньяда

Бәхетле булып кына.

Тәбриклибез сезне чын күңелдән,

Котлы булсын туган көнегез.

Кайгы, хәсрәт сезне читләп үтсен,

Шау бәхеткә тулсын өегез!

 

 

Бүлешәбез барлык шатлыкларны,

Бөтенебез бергә җыелып.

Гомерегезнең олы вакыйгасы

Күңелләрдә калсын уелып!

Күктән кояш аллы-гөлле

Нурларын сибеп көлә.

Сезнең туган көн икәнен,

Әйтерсең, ул да белә!

 

 

Зәп -зәңгәр бүген күкләр дә,

Гүя махсус киенгән.

Сезнең туган көн бүген дип,

Бар табигать сөенгән.

 

Ямьгә төреп табигатьне,

Җиргә бүген яз килгән.

Сезнең туган көн буласын

Яз да, әйтерсең, белгән!

 

Үзегез дә гүя безгә

Ни кирәген белгәнсез —

Туып кына калмагансыз,

Язны алып килгәнсез.

 

Яз — табигать терелгән чак,

Тереклек уянган чак.

Алда әле яңа җәй дип

Уйлаган, уйланган чак.

 

Алдагы яңа җәйләргә

Исән-имин керегез.

Шатлык белән бәхет белән

Озак гомер сөрегез,

 

Кадерен белеп яшәүнең,

Матур гомер итегез,

60, 70, 80, 90,

100гә кадәр җитегез!

 

 

Матур тормыш, сәламәтлек теләп

Туган көнең белән котлыйбыз.

Шатлык белән, озын гомер белән

Яшәвеңне генә телибез.

 

 

Матур яз аенда тугангамы,

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың кире кайтып,

Күрсәң иде үзең игелек.

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа

Кояшларга тиңе гомернең.

 

 

Кояш көлсен, язлар сиңа

Кочак-кочак чәчәк китерсен

Язлар белән бергә бәхет килсен,

Шатлыкларга шатлык өстәлсен.

Һәр көн сине котлап кояш чыксын,

Сине назлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан көннәр үтсенәр.

 

 

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

 

Туган көнең-юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык, куанычлар

Күңел тынычлыгы телибез.

 

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыңнан узсын — 

Шул теләкләр бездән үзеңә.

 

 

Кадерле …! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай на­сыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән го­мер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

…! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, ма­тур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормыш­та яшәвеңне телибез.

 

           

 

Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.

 

 

Котлы булсын, … туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.

Бүген синең туган көнең 
Бар да тели матур теләк.
Күреп торам күңелеңә 
Бер җылы сүз синең кирәк.

 

 

"Сәламәтлек, бәхет, шатлык
Булсын иде, — диләр күбрәк".
Нидер һаман җитми кебек,
Гади генә бер сүз кирәк.

 

"Дөнья мәшәкате күмгән,
Ял итәсен, — диләр — сирәк".
Онытылып торыр өчен
Җанга якын бер сүз кирәк.

 

Гаиләң матур дөньяң җитеш,
Эзләгәнең таптың, димәк.
Шуннан да зур бәхет булмас,
Сиңа тагын нәрсә кирәк?

 

Ул сүзне әйтүче кеше — 
Яныңдагың, синең терәк.
Җан тынычлыгы бир, Ходай!
Шушы булсын минем теләк.
(Нәфисә Сабирҗанова)

 

 

Кадерле …!

Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.

Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.

Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

 

           

 

Салкын карлы кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакытта йөзең көләч булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.

 

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгең — 

Без калабыз шушы теләктә

Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын,
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам итсен

 

 

Бу көн шулай куңелледер — Син туганга, 

Бу дөнья шулай яктыдыр — Син булганга. 

Бөтен жиһан шатлангандыр — Син туганда. 

Тирә-якта һәрчак бәйрәм — Син булганда.

 

 

Хисләр ташый йөрәк түреннән,
Саф теләкләр булып түгелә.
Сине туган көнең белән
Тәбрик итәбез чын күңелдән.
Торыш юлын уз син шатлык белән,
Авырлыклар юлдаш булмасын.
Озын юлда баскан эзең калсын
Вак яңгырлар аны юмасын

Кеше гомере артык озын түгел,
Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшә
Ходай биргән шушы гомерне.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын кунелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

Мин сиңа бер генә теләк телим!
Саулык,саулык,саулык!
Ә саулык ул-озын гомер,
Бәхет һәм мәхәббәт нурының тамчысы!
Күңелең күгендә көн дә кояш,
Көн дә яз булсын!
Җаныңда чәчәкләр атсын!
Мәхәббәт җимешең,хыялыңдагы серле
Һәм изге теләкләрең тормышка ашсын!

 

 

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телим!


Источник: http://www.ihlastan.ru/tugan-kon-kotlaular/



Рекомендуем посмотреть ещё:


Закрыть ... [X]

Туган кон белэн котлау сузлэре » nur. tatar КОТЛАУЛАР / ПОЗДРАВЛЕНИЯ Точки на лопатках для массажа

Туган кон белэн котлау открытки с Туган кон котлаулар Поздравления с днем рождения Поздравления
Туган кон белэн котлау открытки с С днем рождения - туган кон белэн! - Праздники - Поздравления на
Туган кон белэн котлау открытки с Тормыш иптшем Котлаулар. Татарские поздравления
Туган кон белэн котлау открытки с Туган кон котлаулары- m сайтында Марат Кбиров
Туган кон белэн котлау открытки с Туган Кон Белэн Котлау Этине - specificationbags
Туган кон белэн котлау открытки с Открытки туган кон белэн котлау
Туган кон белэн котлау открытки с Туган кон белэн! Шугурово. рф
Котлау сайты - Туган кн Браслет из ленты и бусин своими руками мастер класс Интернет магазины Минска - каталог недорогих интернет Как можно придумать емайл адрес: идеи и наглядные примеры Как плести чокер из разных материалов на шею и на руку: схема, а также Как сделать мигающий фонарик при звонке на Андроид - Gadget House